news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис дәүләт сәнгать кешеләрен үстерүгә йөз тотарга тиеш дип саный

Милләт үсешен сәнгать, әдәбият, мәдәният казанышлары билгели, дигән фикердә тора шагыйрь.

Ренат Харис дәүләт сәнгать кешеләрен үстерүгә йөз тотарга тиеш дип саный
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Шагыйрь Ренат Харис татар халкының Милли үсеш стратегиясе белән бәйле тәкъдимнәрендә дәүләт сәнгать кешеләрен үстерүгә йөз тотарга тиеш дип саный. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Милләт үсешенең күрсәткече - рухи алгарыш. Шуңа күрә дәүләт, үсеш стратегиясенә бәйле рәвештә, сәнгать кешеләрен үстерүгә йөз тотарга тиеш. Бигрәк тә яшь талантларны үстерүгә”, - диде Ренат Харис.

Аның сүзләренчә, икътисади үсеш республика үсешен, ә милләт үсешен сәнгать, әдәбият, мәдәният казанышлары билгели. Шуңа күрә без (дәүләтчелек – ТИ иск.) бүген иҗат берлекләренә дә игътибарны арттырырга тиеш.

•Ренат Мәгъсүм улы Харис 1941 елның 6 маенда Ульяновск өлкәсенең Чынлы (элек Богдашкино) районы Зирекле Күл авылында туган. 1997 елда шагыйрь лирик шигырьләре тупланган «Хисемнең җисеме» китабы өчен (1996) Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала. Мәдәниятләр диалогының замана шартларында милли эпос традицияләрен үстергәне өчен («Йосыф кыйссасы» балеты, либреттосы) Ренат Харис Россия Федерациясенең Дәүләт премиясенә лаек була (2005).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100