news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Гыйльмуллин: Ясалма фәһемне татар теленә тулысынча яраклаштырырга кирәк

Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы бинасында татар телен, мәдәниятен һәм фәнни тикшеренүләрне цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. ТР ФА Гамәли семиотика институты директоры Ренат Гыйльмуллин үз чыгышында татар телен цифрлаштыруның мөһимлеген ассызыклады.

Ренат Гыйльмуллин: Ясалма фәһемне татар теленә тулысынча яраклаштырырга кирәк
Фото: Нияз Гатауллин

Без 90нчы еллардан бирле бу юнәлештә эшлибез. Башлангыч этапта компьютерлаштыру гына булса, хәзер исә бөтен нәрсәне цифрлаштыру бара. Мәсәлән, без «Татсофт» тәрҗемә программасы, сөйләмне тану, яңгырату программалары кебек мөһим проектларны тормышка ашырабыз.

Моннан тыш, «Татарика» онлайн-энциклопедиясен булдырдык, ул 26 меңнән артык сүзне үз эченә ала. Ләкин бу ресурсларны кулланучылар өчен уңайлы форматка китерү бурычы тора. Цифрлаштыру – татар телен киләчәккә алып баруның төп ысулы.

Әгәр дә яңа модельләр төземәсәк, алга китеш булмаячак. Татар теленә нигезләнгән ясалма фәһем модельләрен булдыру өчен зур корпуслар, лингвистик анализ системалары һәм көчле серверлар кирәк. Әмма хәзерге вакытта бу ресурслар җитми. Безгә ясалма фәһемне татар теленә тулысынча яраклаштырырга кирәк, – ди ул.

Чарада катнашучыларның фикерләрен «Интертат» сайты өчен Айзилә Абдрахманова язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100