news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Гайнетдинов «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Россия Президенты Владимир Путин ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдиновны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде. Тиешле документ рәсми хокукый актлар сайтында чыкты.

Медаль Россия Федерациясе бүләкләре системасында иң югарысы булып тора һәм фән, мәдәният, машина төзелеше кебек эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге аерым казанышлар өчен бирелә.

Элегрәк РФ Президенты Татарстан гаиләсен гаилә институтын ныгытудагы һәм балалар тәрбияләүдәге казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot