news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Әюпов Рәмис Латыйповның «Җырлап яшик!» спектакле турында: Әсәрнең гомере озын булыр

Бүген спектакльдән соң театрның кече залында премьера турында фикер алышу була.

Ренат Әюпов Рәмис Латыйповның «Җырлап яшик!» спектакле турында: Әсәрнең гомере озын булыр
Абдул Фархан

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов журналист Рәмис Латыйповның «Җырлап яшик» дип исемләнгән спектакле озын гомерле булыр дип уйлый. Спектакль бүген Кариев театрында була, кичәгә журналистның коллегалары, тамашачылар чакырулы.

«Спектакль Илфат-Энҗе Камалиевлар гаиләсен күздә тотып язылган. Аларның тормыш тәҗрибәсе, үзара матур гаилә корып яшәве пьесаны куйган саен спектакльне яңарта. Исән-сау булсак, спектакль кимендә биш ел барачак», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ренат Әюпов.

Режиссер спектакльнең темасы гаиләне саклап калу икәнлеген искәртеп, бу проблеманың һәрвакыт актуаль булачагын әйтте. «Әти кеше улына рухи байлыгын тапшырырга тели. Өйләнешергә җыенган улы белән килененә матди байлыкның беренче урында торырга тиеш түгеллеген аңлатырга тырыша», - диде ул.

«Бүген спектакльдән соң кече залда премьера турында фикер алышырбыз. «Җырлап яшик!» премьерасының төп герое Илфат Камалиев үзенең серен ачар. Шулай ук бөтен команданы – пьеса авторы Рәмис Латыйпов, режиссер Ренат Әюпов һәм спектакльдә катнашучы калган артистларны якыннан күреп, фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерә, сорауларыгызны бирә, автограф сорый, фотога төшә алырсыз», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Татарстанның халык артисты, төп рольне башкаручы Илфат Камалиевка рольгә керү авыр бирелмәгән. «Мине гитарада уйнау хисләндерде, канатландырды. Проблемалар белән очрашырга туры килде, чөнки әсәр заказ буенча язылды. Рәмис әфәнде аны, мохитебез турында сөйләгәч, гаиләбезгә туры китереп язды. Компьютерда утыру проблемасы безнең өчен яңалык түгел инде», - диде актер.

Аның әйтүенчә, эшләү дәверендә актерлар Рәмис Латыйповның автор буларак тирән мәгънә салганына төшенгән. «Куючы режиссёр буларак Ренат Әюпов моны безгә бәйнә-бәйнә исбатлап бирде. Аның режиссёрлык талантына тагын да инандык», - диде ул.

Спектакльгә үзгәрешләр дә кертелгән. «Рәмис Латыйпов репетицияләрне карап, матур текстлар да язып килде. Кайбер пьесалар драматург белән режиссер иҗат иткән чишмәсе бердәмлегендә туа. Шуларның берсе - әлеге әсәр», - дип саный Илфат Камалиев.

«Әсәрдә гаиләдә бер-береңне кадерләү идеясе ята. Тормыш шаукымына бирелеп, 20 ел яшәгәннән соң, ир белән хатын арасында ниндидер читләшү барлыкка килә. Тормышның катгый кагыйдәләре гаилә арасына кереп, үзенекен «тукый» башлый. Нәтиҗәдә, барысы да акчага терәлеп кала. Спектакльдә геройлар шул ситуациягә кереп баткан була. Җитмәсә ир, күп акча эшлим дип, компьютер уенына кереп китә. Хатын вакытында аңга килә, иреннән дә кадерлесе юк икән дөньяда, дигән фикергә кайта», - диде ул спектакль турында.

  • Пьеса Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов тәкъдиме буенча язылган. Спектакльнең темасы - эскапизм, реаль һәм виртуаль тормыш, бүгенге җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең гаиләгә тәэсире.
  • Рәмис Латыйпов - тележурналист, репортер, Россиянең һәм Татарстанның журналистик бәйгеләре лауреаты. 1999 елдан вакытлы матбугатта аның хикәяләре, фельетоннары басыла. 2016 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңде. 2016 елның июнь аеннан «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясен җитәкли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100