news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрында 35нче юбилей сезоны ябылуга багышланган кичә узды

Кариев театрында 35нче юбилей сезоны ябылуга багышланган кичә узды
Салават Камалетдинов

23 июнь Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «35 тән 5» дип исемләнгән 35 нче юбилей сезонының ябылу кичәсен билгеләп үтте.

«35 еллык юбилей узды дип әйтәбез, бу чынлыкка туры килми. Безнең театрга 135 ел, чөнки театрның бер елы ун елга тора. Без Камал театрыннан да олы театр. Без балалар, яшүсмерләр өчен хезмәт итәбез. Алар өчен бик күп хезмәт һәм финанс кирәк. Без бөтен труппа, коллектив белән 135 еллыкка килеп җиттек. Бу коллективны саклау, аның белән яшәү, аның иҗатын озайту. Ул авыр һәм кирәкле эш. Әлбәттә, театрны яшәртә артистлар һәм безнең тамашачыларыбыз», - диде Г.Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.

Татар яшь тамашачы театрында балалар һәм өлкәннәр өчен спектакльләрләрнең ничек җитештерелүен күрсәтү өчен өр-яңа тамаша иҗат ителгән иде. Театр «Татлы фабрикасы» буларак сурәтләнеп, тамашачыларга соңгы биш елда нәрсә белән шөгыльләнгәнен җиткерделәр. «Башмагым», «Гашыйк буласым килә», «Кичер мине, әнкәй», «Галимҗан ариясе», «Син киттең дә...», «Алмачуар», «Гашыйклар утравы», «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», «Көзебезнең язы. Бер мәхәббәт тарихы», «Тискәрегә – авызлык» спектальләреннән өзекләр күрсәтелде, һәм соңгы елларны куелган спектакльләр аталды.

«Без бу театрның иң беренче баскычлары дип, әйтергә була. Зәйтүн, Алмаз Хәмзин, Нуриәхмәт Сафин – барыбез бергә килеп, театр төзибез дип йөрдек без. Безне эзләп табып, чакыручы, режиссерыбыз да, директорыбыз да, театрның башында торучы Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллин иде», - диде театрның башында торучы актерларның берсе Әлфинур Хисами.

«Мин бу театрда инде бухгалтер да, тегүче дә булдым. Без җаныбыз-тәнебез белән өр-яңа театр төзү өчен ничек мөмкин, шулай тырыштык. Гомер инде узды. Театр бик ныклы адымнар белән алга бара. Мин бу театрның һәр адымын күзәтеп барам, чөнки ул минем өчен бик якын, бик кадерле», - ди ул.

Кичәгә Ильсур Метшин, шәһәр җитәкчелеге исеменнән котлауларны җиткерү һәм бүләкләрне тапшыру өчен Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова килгән иде.

«Театрда эшләгән чорым – минем беренче мәхәббәт кебек. Ниндидер якты, матур, өметләр тулы еллар булып истә калды. Мин сезнең һәрбер уңышыгызга сөенәм, ниндидер борчулар килсә, сезнең белән борчылам. Һәм бары тик иҗади күтәрелеш телим, матур, бердәм яшәгез, тату булыгыз. Кариевлар дип, барысы да соклансын сезгә», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Татарстанның атказанган артислары Гөлнара Абитова, Фәнис Кәлимуллин, Голнара Фазылҗановага Дәүләт Советының рәхмәт хатларын тапшырды.

«Театр – ул мизгелләр тантанасы. Без ул мизгелләрне сагынып, тетрәнергә, шатланырга, борчыларга дип, киләбез.Ул мизгелләрнең ханнары, солтаннары – ул артистлар. Төрлечә әйтәләр, сәхнә ул режиссерныкы, драматургныкы дип, әмма аның төп хуҗасы – артист», - диде Ркаил Зәйдулла.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән Г.Кариев театры директоры урынбасары Артур Әхмәтов, актриса Гүзәлия Нәҗипова, куючы-режиссер Эльдар Гатауллин, артист Булат Гатауллин бүләкләнде.

Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова һәм Алсу Фәйзуллинага бирелде.

«Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән һәм Бөтендөнья татар конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исемнәреннән талантлы артистыбыз Габдулла Кариев исемен йөрткән Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрның 35-еллык юбилее кичәсе белән котлыйм.

Тормышта нинди генә сынаулар, сораулар булмасын, аларның барсына җавапны сәхнәдән, спектакльләрдән табып була. Үзебезнең рухыбызны, борынгы йолаларыбызны, милли традицияләребезне спектакль аша күрсәтә белү аерым бер осталык», - диде Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов.

Юбилей кичәсенә котлау сүзләрен җиткерү өчен Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемкндәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры, Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры, Казан яшь тамашачы театры һәм башкалар килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100