news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Акчурин: Татарстанда дәвалау сыйфаты Мәскәүдәгедән берни белән дә аерылмый

Россия Медицина фәннәре академиясе академигы табиблар белән катлаулы клиник очраклар хакында фикер алышты һәм пациентларга консультация бирде.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Кардиохирург, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы һәм ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Ренат Акчурин Казандагы Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә сәфәре вакытында Татарстан һәм Мәскәүдәге дәвалау сыйфатын чагыштырды.

«Шуны ышанып әйтә алам: Татарстанда дәвалау сыйфаты Мәскәүдәгедән бер ягы белән дә аерылмый. Мәскәү һәм Татарстандагы табибларның хезмәт хаклары арасында берникадәр аерма бар, әлбәттә. Әмма бу мәсьәләне бездән башка гына хәл итәрләр дип өметләнәм», – диде Ренат Акчурин.

Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә профессор клиника кардиохирурглары консилиумында катнашты. Белгечләр үзәк пациентлары белән бәйле катлаулы очраклар хакында фикер алышты. Акчурин шулай ук клиника пациентларына консультация бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot