news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Акчурин: Россиядә сәламәтлек саклау тармагына акча җитми

Финанс белән тәэмин ителеш аксау аркасында, йөрәккә тиешле операцияләр ясалмый кала.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Россиянең кардиология тармагын Европаныкы белән чагыштырсак, бездә акча җитмәү аркасында проблемалар баш калкытуы күрергә була. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә кардиология тармагындагы проблемаларга багышланган ачык лекцияләр укыган кардиохирург Ренат Акчурин шундый фикер җиткерде.

«Илдә сәламәтлек саклауны финанслау җитми. Бу – авырткан җиребез. Операцияләр ясау, авыруларны дәвалау дәрәҗәсе Европаныкы белән тиңләшә алса да, финанслау җитми. Ә ул һәрчак югары булырга тиеш», – диде Ренат Акчурин.

Танылган кардиохирург сүзләренчә, Россиядә йөрәккә ачык операцияләрне минималь дәрәҗәдә генә ясарга теләсәк тә, елына 160 мең операция ясалырга тиеш. Ә Россиядә узган ел 65-70 мең кеше шундый операция кичергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot