news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ремонттан соң 1 нче бала тудыру йорты каршындагы хатын-кызлар консультациясе ачылды

Бинада капиталь ремонт ясалган, җиһазлар һәм махсус медицина кирәк-яраклары сатып алынган

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә ремонттан соң "Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе"нең 1 нче бала тудыру йорты каршындагы хатын-кызлар консультациясе ачылды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Бинада капиталь ремонт ясалган, җиһазлар һәм махсус медицина кирәк-яраклары сатып алынган.

Пациент хатын-кызлар өчен тиешле шартлардан тыш, биредә медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлыклар булдырылган. Пациентларга уңайсызлыклар булдырмас өчен, ремонт кыска вакыт эчендә ясалган.   

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100