news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рельслардан чыгып ауган поездда 140 кеше җәрәхәтләр алган, 16 кеше хастаханәдә

Волгоград өлкәсендә пассажир поезды рельстан чыкканнан соң 16 кеше (шуларның унөче – олылар, берсе – бала, икесе – проводник) хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр Россия тимер юлларының матбугат хезмәтендә. Компания мәгълүматлары буенча, 140ка якын кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Төгәллек кертелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, авария вакытында поездда барлыгы 803 пассажир булган.

Гадәттән тыш хәл бүген Волгоград өлкәсендә Гремячая – Котельниково станцияләре арасында килеп чыккан. Якынча мәгълүматлар буенча, «КамАЗ» йөк автомобиленең йөртүчесе тимер юл кичүенә килеп кергән һәм узып баручы 491нче Казан – Адлер пассажир поезды белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, 20 вагонның тугызы һәм электровоз рельстан чыккан.

Якынча мәгълүматлар буенча, «КамАЗ»ның йөртүчесе, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, якынлашып килүче поезд алдына килеп кергән. Машинист туктарга тырышып караса да, нияте барып чыкмаган һәм поезд йөк автомобиленә килеп бәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100