news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең өч предприятиесе ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитетында таныклык алды

Алар арасында Тула, Самара өлкәләре, Мари Эл Республикасы ширкәтләре бар

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Россиянең тагын өч предприятиесе ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитетында хәләл продукция җитештерүгә таныклык алуга иреште. Алар арасында Тула, Самара өлкәләре, Мари Эл Республикасы ширкәтләре бар.

“Хәләл” стандарты комитетында хәбәр иткәнчә, хәзер күп кенә Россия предприятиеләре хәләл продукция җитештерү белән кызыксына.

Комитет экспертлары һәм “Тест-Татарстан” оешмасы мюсли җитештерүче «Эмко Тула», тавык ите белән шөгыльләнүче “Акашев тавык фабрикасы”, тәмләткечләр, гәрчич, яшелчә пасталары, соуслар чыгаручы “Ташлы” ширкәтләрендә тикшерү уздырган.
 

Тикшерүләр узгач, әлеге предприятиеләр хәләр продукцияне җитештерә башлады. Аларны тиздән Татарстан кибетләрендә дә күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР мөфтияте сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot