Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кырымда «Мөслимәләр лидерлыгы мәктәбе» эшли
Чарада Кырым татарлары съездында катнашучы мөслимәнең туе алдыннан кызлар утырмасы булачак.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Кырымда «Мөслимәләр лидерлыгы мәктәбе — 2021» эшли башлады. Чарада Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам нигезләре укытучылары, ислам гаилә психологлары, психотерапевтлар, педагог-теологлар, шулай ук Казаннан һәм Мәскәүдән чакырылган кунаклар катнаша.
Съезд программасына дини тематикага әңгәмәләр, семинарлар, стресска чыдамлык һәм арт-терапия, хатын-кызның шәхси һәм рухи үсеше буенча авторлык мастер-класслары кертелгән. Бу турыда Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, хатын-кызларның кырым татарлары милли баш киемеһәм бизәнү әйберләре, шулай ук картиналар ясау буенча иҗади остаханәләр планлаштырылган.
Съездда катнашучылар өчен шулай ук экскурсияләр һәм пикниклар да каралган.
Чарада кырым татарларының съездында катнашучы мөслимәнең туе алдыннан — кызлар утырмасы туй алды йоласы («Хна геджеси») булачак.
Съезд Бакчасарайның Озенбаш тау авылында өч көн дәвам итәчәк.
«Мөслимәләр лидерлыгы мәктәбе — 2021» съездын Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте белән Мөселманнарга психологик ярдәм ассоциациясе ярдәме белән Кырым мөселманнарының «Буллюр» иҗтимагый берләшмәсе оештыра, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз