Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ислам дине белгече Россия мөселманнары армиядә хезмәт итәргә тиеш дип саный
«Мөселман егетләре, башка россиялеләр белән беррәттән, армиядә хезмәт итәргә тиеш», – ди Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин мөселманнар да, башка Россия кешеләре белән беррәттән, армиядә хезмәт итәргә тиеш дип саный. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
Сишәмбе көнне узган матбугат очрашуында аңа журналист сорау бирә. «Ислам динен тотучылар хәрби бурычларын үтәргә тиешме?» — ди ул.
«Тиеш. Безнең студентларны армиягә алалар. Моны проблема дип әйтеп булмый, кемдер теләп китә, кемдер артык теләмичә генә. Ничек кенә булмасын, мөселманнар армиядә хезмәт итә», — дип җавап бирде Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Очрашу барышында ассызыкланганча, революциягә кадәрге Россиядә үк мөселманнар руслар белән беррәттән Ватан өчен кан койган. Николай Икенченең хәтта аерым мөселман лейб-гвардиясе дә булган.
Ул чакта Россия армиясендә детальләп эшләнелгән регламент булган. Рус солдатларына бер чәркә аракы биргәндә мөселманнарга баллы чәй биргәннәр. Мөселман хәрбиләре өчен махсус чин да ясаганнар, алар хәрби антны Коръән тотып кабул иткән, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз