news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Олы Бакырчы авылында алмагач бакчасында корбан ашы булды

Мәҗлескә барлыгы 100гә якын кеше килгән иде.

Апас районы Олы Бакырчы авылында алмагач бакчасында корбан ашы булды
http://apastovo.ru/

(Апас, 31 июль, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ландыш Гайнуллина). Апас районы Олы Бакырчы авылында ачык һавада, алмагач бакчасында корбан ашы үткәрделәр. Мәҗлескә барлыгы 100гә якын кеше килгән иде.

«Авылыбыз мәчетеннән кеше өзелми. Өлкәннәр дә, яшьләр дә килеп тора, намазга баса. Бүгенге мәҗлесне үткәрү тәкъдимен дә барысы да хуплап алды. Аны оештыруга изге күңелле авылдашларыбыз иганәчелек итте. Ходай Тәгалә кабул кылсын иде», — диде авылның имамы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов.

Дини мәҗлестә башкаладан Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашты.

«Корбан ашлары үткәрү изге гамәлләрнең берсе. Арабызда тормыш авырлыклары алдында калган, аз керемле, мөмкинлекләре чикләнгән, ялгыз яшәүче кешеләр бар. Район иганәчеләре, аерым хуҗалыклар да корбан күчтәнәчләре таратып аларны сөендерде. Бүгенге укыган догаларыбыз да мохтаҗларга аз булса да җиңеллек бирсен иде», — дип теләде Луиза Сафина.

Мул сыйлы табыннар артында авылдашлар тәмледән-тәмле сыйлардан авыз итте, сәламәтлек, тыныч тормыш, бәрәкәтле гомерләр теләп догалар кылды, вәгазьләр укылды.

«Бик зурлап, бик хөрмәтләп изге ашка чакырдылар. Мондый мәҗлесләр яшьләребез өчен зур тәрбияви чара булып тора. Киләчәк буын да мондый йолаларны, гореф-гадәтләрне барлап-олылап яшәсен иде», — диде ветеран укытучы Әлфия Гайнуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100