news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие: Пандемия дә, Хажга баралмыйча калу да - Аллаһтан

Камил Сәмигуллин Корбан гаете уңаеннан үткәргән вәгазендә быел Хаҗның коронавирус шартларында үтүен искәртте.

Татарстан мөфтие: Пандемия дә, Хажга баралмыйча калу да - Аллаһтан
http://dumrt.ru/

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Казанның Галиев мәчетендә Корбан гаете уңаеннан уздырган вәгазендә быелгы хаҗиларның пандемия шартларында хаҗ сәфәрен үтәүләрен искәртте һәм ниятләп тә хаҗга бара алмый калган дин кардәшләренең ниятләрен Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителүен теләде.

«Корбан бәйрәме безгә хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануы турында хәбәр итә. Хаҗ тәмам, әмма, кызганычка каршы, быел хаҗиләр арасында ватандашларыбыз юк. Пандемия сәбәпле бу мәртәбәле гыйбадәтне кылырга бик аз кардәшләргә генә насыйп булды. Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән шушы бәхетле бәндәләрнең хаҗларын кабул итсен», — дип сөйләде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга бөтен җаны-тәне белән барырга ашкынып торган, ләкин пандемия сәбәпле баралмыйча калган дин кардәшләребезнең ниятләрен кабул ителүен теләде.

«Барысы да Аллаһ насыйбы белән генә тормышка аша. Пандемия дә, хаҗга баралмыйча калу да — Аллаһтан. Раббыбыз безгә җибәргән сынаулардан да, нигъмәтләрдән дә канәгать булырга, шөкер кылып, сабыр итеп яши белергә кирәк», — диде Сәмигуллин.

Мөфти Татарстан мөселманнарының пандемия сынавын намус белән кичерүен өстәп әйтте.

Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазын һәм мөфти вәгазен онлайн режимда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» и «Хозур ТВ» телеканаллары, Диния назәрәтенең рәсми сайты һәм «Хузур ТВ».YouTube-каналы тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100