Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов республика мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады
«Республикабыз мөселманнары, православие һәм башка диннәр вәкилләре белән беррәттән, мохтаҗларга төрлечә ярдәм итеп, хак рухи хәзинәләрне тануларын бик ачык раслый», - дип ассызыклый Татарстан Президенты.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.
«Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне изге Корбан гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Тантаналы бу көнне дөньядагы миллионлаган мөселман, күңелләрен һәм карашларын Мәккәгә юнәлтеп, корбаннар чалып, чиксез мәрхәмәте, рәхмәте өчен Бөек Аллаһны олылап, ихлас гыйбадәттә уздыра. Корбан бәйрәме — күңелләр пакьләнә, күркәм гамәлләр кылына торган вакыт.
Тынычлык һәм бердәмлек, үсеш-алгарыш хакына куйган хезмәтебездә ярдәм, якыннарыбызга, туганнарыбызга сәламәтлек һәм бәрәкәтле гомер теләп догалар укыганда, һәрберебез аларның кабул буласына өметләнә. Без рәхимлек, мәхәббәт һәм гаделлек кебек мәңге какшамас рухи идеаллар кешеләр йөрәгендә лаеклы урын алыр, җәмгыять өчен файдалы, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган эшләргә әйләнер дип ышанабыз.
Кызганыч, йогышлы чир таралганлыктан, быел дин тотучылар хаҗга бара алмаячак. Шулай да әлеге четерекле сынау шартларында Корбан бәйрәменә хас булган шәфкатьлелеккә, миһербанлылыкка омтылыш рухы һич кимеми, киресенчә, көчәя генә бара.
Исламның иң гүзәл чагылышы нинди була, дип сораган берәүгә Мөхәммәд пәйгамбәр, кешеләрнең тамагын туйдыру, таныш һәм таныш булмаган һәркемгә ачык йөз күрсәтү иң яхшысы икәнлеген аңлатып, җавап бирә. Шунысы куанычлы: республикабыз мөселманнары, православие һәм башка диннәр вәкилләре белән беррәттән, мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, өлкәннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә төрлечә ярдәм итеп, хак рухи хәзинәләрне тануларын бик ачык раслый.
Корбан бәйрәме догаларыбызның кабул булачагына ышаныч уятсын, йөрәк көче һәм күңел күтәренкелеге өстәсен, игелекле эшләргә рухландырсын, җан тынычлыгы бирсен! Һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!", диелгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз