news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Изге Болгар җыены»на күренекле татарлар турында китаплар алып киләчәкләр

3 июньдә Казан федераль университетында Исламда реформаторлык фикере вәкилләренең - дин белгечләре хезмәтләрен тәкъдим итү була.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). 2021 елның 3 июнендә Казан федераль университетында Исламда реформаторлык фикеренең иң зур вәкилләренең - дин белгечләре Җәмал әд-Динә Әл-Әфгани (1839-1897) һәм Мөхәммәт Абдо (1849-1905) китапларын, шулай ук XIX-XX гасыр татарларыннан утыз иң зур дини һәм җәмәгать эшлеклесе биографиясе җыентыгын тәкъдим итү була. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада «Әл-ислах вә-т-тәдҗид» − «Яңарыш һәм яңарту» китап сериясен тәкъдим итү булачак. Ул Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган.

Җамал әд-Динә Әл-Әфганиның «Материалистларга җавап» һәм Мөхәммәт Абдоның «Иман турында трактат» китапларын Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары теология докторы Дамир Мөхетдинов тәкъдим итәчәк.

Казан федераль университетында кабул итүче як исеменнән КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры профессор Рамил Хәйретдинов чыгыш ясаячак. Тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры Айдар Хәбетдинов «Россия империясендә һәм СССРда (XIX-XX гасырлар) Россия мөселманнары һәм мөселман хатын-кызлары лидерлары» китабын тәкъдим итәчәк. Мәскәү дәүләт университетыннан кафедра мөдире, МДУ Азия Һәм Африка илләре институты профессоры Светлана Кириллина таныштырачак.

Тәкъдии итү 3 июнь көнне 13: 00 сәгатьтә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты корпусында (Пушкин ур., 1/55) Александров залында (502 ауд.) була.

«Әл-ислах вә-т-тәҗдид» китап сериясе хронологик принцип буенча җыелган: «XIX гасыр фикер йөртүчеләре», «XX гасыр фикер йөртүчеләре» һәм «XXI гасыр фикер йөртүчеләре» һәм ул өч сериядән тора. Аларның һәркайсында унар китап.

Проект Россия мөселманнарының рухи лидеры, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин хәер-фатихасы белән тормышка ашырыла. 33 китаптан торган серия «Мәдинә» нәшрият йортында басыла.

2021 елның 3 июнендә Казанда тәкъдим ителәчәк китаплар: Җәмал әд-Динә Әл-Әфганиның «Материалистларга җавап» китабы, шулай ук Ислам теологы, философы һәм җәмәгать эшлеклесе, Мисырның баш мөфтие Мөхәммәд Абдоның XIX–XX гасырлар чорында гарәп-мөселман мәдәнияте чәчәк аткан чорның дини фикерле һәйкәле - «Дин турында трактат» әсәре.

«Россия империясендә һәм СССРда (XIX-XX гасырларда) Россия мөселманнары һәм мөселман хатын-кызлары лидерлары» китабы танылган тарихчы Айдар Хәбетдинов авторлыгында. Хезмәт Үзәк Россия, Идел буе, Урал, Себер, Төньяк Кавказ, Кырым мөселманнары һәм мөселман хатын-кызлары арасыннан чыккан күренекле эшлеклеләргә багышлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100