news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индонезиядә мәчетләр ачылды

Мәчеткә керү урыннарында хәрбиләр һәм полицейскийлар эшли, алар эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тәэмин итә.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Индонезиянең кайбер районнарында мөселманнар янә ачылган мәчетләрдә җомга намазында катнашты. Бу хакта «Интерфакс» Associated Press агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Мөселман илендә иман йортлары кайбер чикләүләр белән җомга көнне эшли башлады. Бирегә балаларны кертмиләр, дин тотучылар ким дигәндә бер метрлык дистанция сакларга һәм битлек кияргә тиеш. Мәчеткә керү урыннарында хәрбиләр һәм полицейскийлар эшли, алар эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тәэмин итә.

Пандемия башланганнан алып Индонезиядә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенең 24,5 меңнән артык очрагы теркәлгән, 1,5 меңгә якын кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100