news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск шәһәрендә ​«Ак калфак» оешмасы вәкилләре намазлык чигү эшен башлап җибәрде

Чардаклы районы Үрән авылында яшәүче Флера апа Сафиуллова әнисенең намазлыгын олы ядкарь итеп саклый.

Ульяновск шәһәрендә ​«Ак калфак» оешмасы вәкилләре намазлык чигү эшен башлап җибәрде
https://www.instagram.com/p/CNB_9boHTWu/

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәрендә ​​«Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы әби-бабаларыбыз йолаларын торгызу максатыннан, намазлык чигү эшенә алынды.

Дөрестән дә, әбиләребез кул эшләренә бик оста булган һәм намазлыкларны да җиренә җиткереп, зәвыклы итеп чиккәннәр.Бу хакта «Өмет» газетасының Инстаграм социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр ителә.

Чардаклы районы Үрән авылында яшәүче Флера апа Сафиуллова әнисенең намазлыгын олы ядкарь итеп саклый. Әнисе —​ Таһирә апа Мухаметшина әлеге намазлыкны​ 1933 елда үзе​ теккән һәм матур итеп чиккән булган. Бүгенге көндә дә яшьләргә үрнәк итеп куярлык намазлык бу.

«Күрәсезме, намазлык гади итеп кенә чигелгән. Аларны ялтыравык җепләр белән һәм купшы рәсемнәр белән бизәмәгәннәр, чөнки намаз укучының игътибарын җәлеп итәргә тиеш түгел ул» — ди Флера апа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100