news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары билгеләнде

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте казыйлары тәкъдим иткән әлеге вазифага Ильяс хәзрәт Сафьяновны тәкъдим иткән.

Чувашия Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары билгеләнде
https://dsmr.ru

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгының беренче урынбасары итеп Ильяс хәзрәт Сафьянов билгеләнде.

Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр иткәнчә, Чувашия Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов шул хакта боерык имзалаган. Моңа кадәр Ильяс хәзрәт Сафьянов сынау срогы белән эшләгән булган.

Әлеге карарны мөфтият президиумының алдагы утырышында Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте казыйлары тәкъдим иткән.

Мөфти указы нигезендә, Ильяс хәзрәт Сафьяновка яшьләр белән эшләү, Чабаксар һәм Яңа Чабаксар шәһәрләрендә традицион Ислам нигезләрен ныгыту бурычы йөкләнә. Ильяс хәзрәткә ике шәһәрдә дә мөселман һәм милли бергәлекләр белән бергә рухи-агарту эшләре алып барырга туры киләчәк, диелә бу хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100