news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волонтёр Басыйр Гобәйдуллин: Изоляция чорында бу аеруча изге эш

Ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды азык-төлекне өйләренә китереп тапшырды.

Волонтёр Басыйр Гобәйдуллин: Изоляция чорында бу аеруча изге эш
dumrt.ru

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Бүген ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанда яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлекне өйләренә китереп тапшырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан территориясендә гомуми изоляция режимын кертү сәбәпле, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрнең өйдән чыгарга, азык-төлек алырга кибеткә барырга мөмкинлеге юк. Шул рәвешле, Казанда яшәүче 50 өлкән яшьтәге ялгыз кешегә азык-төлек җыелмалары тараттык. Әлеге җыелмага он, төрле ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, куертылган сөт, шикәр комы, макарон һәм чәй керде. Ашамлыкларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең „Зәкят“ хәйрия фонды өлкәннәргә бушлай тапшырды», — диелгән хәбәрдә.

22 яшьлек волонтер Басыйр Гобәйдуллин акция турында мессенджерлардагы төркемнәр аша белгән: «Мин ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы „I’MAN“ яшьләр клубы дәресләренә йөрим. Безнең куратор әлеге акция турында мәгълүматны төркемгә җибәрде. Изоляция чорында бу аеруча изге эш. Шуңа күрә ярдәмгә ашыктым», — ди ул.

Адреслар бүленгәннән соң, һәр ихтыярчы Казанның билгеле бер районына юнәлде. Ялгыз әбиләр һәм бабайлар бу эштә катнашучыларның һәрберсенә рәхмәтләрен җиткерде.

«Мин үзем генә яшим, күптән түгел генә йөрәккә операция кичердем. Хәзер йөрүе авыр, ярдәмегез өчен зур рәхмәт», — дип 72 яшьлек Нина Пожакова волонтерларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Шифа ханым Хөснетдинова, өлкән яшьтә булганлыктан, шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү режимын үти һәм өйдән чыкмый: «Әле күптән түгел генә иремне җирләдек, хәзер ялгыз калдым. Олы яшемдә булуга карамастан, мөмкин кадәр үзем мәчетләрдә изге эшләрдә катнашырга тырыштым, ә хәзер өйдә булырга кирәк. Ярдәмегез өчен рәхмәт!», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100