news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәккә шәһәренең кайбер районнарында тулы карантин кертелгән

Башка диндәге кешеләргә Мәккәгә керү ил законнары нигезендә тыелган.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте Мәккә шәһәренең кайбер районнарын тулысынча япкан. Бу хакта гарәп гаммәви мәгълүмат чаралары Корольлекнең Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге районнарга керү һәм чыгу тыелган, көн дәвамында аларның территориясе буйлап күчеп йөрергә ярамый.

Мәгълүм булганча, Мәккә – бөтен дөньядагы мөселманнарның хаҗ кылу үзәге. Әлеге шәһәрнең үзәгендә дөньяның төп һәм иң зур мәчете – Әл-Хәрам, аның эчке ишегалдында Кәгъбә урнашкан.

Башка диндәге кешеләргә Мәккәгә керү ил законнары нигезендә тыелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100