news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кузбасс мөселманнары татар халкының гореф-гадәтләрен торгызу турында фикер алышты

Шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең юбилеена багышланган чаралар турында да сөйләштеләр.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Кузбассның «Чулпан» мәчетендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу булды.

Анда дин, татар халкының мәдәниятен саклау, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрне торгызу, Россия халыклары һәм традицион диннәр арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Чулпан» мәчетенең имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аширов истәлекле дата — быел Идел буе Болгар дәүләтенең ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуны, мөселманнар өчен мөһим булган вакыйга кысаларында үткәреләчәк чаралар турында сөйләде.

«Без, татарлар, милләтебезне югалтмас өчен үз тамырларыбызны, үз динебезне, тарихыбызны белергә тиешбез. Һәм шул вакытта без бәхетле яшәячәкбез», — диде Әнвәр хәзрәт.


news_right_1
news_right_2
news_bot