news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәчетләрендә кышкы каникулда балалар өчен чаралар оештырылачак

Быелгы курслар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап үткәрелә.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, оештыручылар 29 декабрьдән алып 11 гыйнварга кадәр малайлар һәм кызлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләде. Укучылар ислам дине фәннәре (гакыйдә, фикъһе, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән һ.б.) белән танышып кына калмыйча, әдәп-әхлак тәрбиясе алачак, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәчәк.

Дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп очракта малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәрелә. Укудан бушаган арада балалар һәм яшүсмерләр өчен мөхтәсибәт вәкилләре һәм мәчет хезмәткәрләре төрледән-төрле мастер-класслар, иҗади бәйгеләр һәм конкурслар оештыра. Алар үсеп килүче яшь буында туган ил, милләт, нәсел кебек төшенчәләр турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк. Быелгы курслар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап үткәрелә.

ТР Диния нәзарәте сайтында Татарстан Республикасы мәчетләрендә рухи-сәламәтләндерү курслары, аларның үтү урыны, вакыты, үткәреләчәк чаралары турында тулы мәгълүмат бирелә. Биредә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, әти-әниләр балаларның ялын файдалы үткәрү буенча белешә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100