news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Нәзарәтнең «Зәкят» фонды 60 авыру кешене дәвалауга финанс ярдәме күрсәтте

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында мөселман оешмалары һәм меценатлар тарафыннан мохтаҗларга зур күләмдә азык-төлек ярдәме күрсәтелде.

2020 елда Нәзарәтнең «Зәкят» фонды 60 авыру кешене дәвалауга финанс ярдәме күрсәтте
http://dumrt.ru/

Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлеген көчәйтте һәм халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтү буенча әһәмиятле башлангычларны тормышка ашырды. Хәйрия проектлары ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды һәм ТР Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре тарафыннан авыру балаларны дәвалау өчен финанс ярдәме, мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне социаль тернәкләндерү буенча өч төп юнәлештә гамәлгә ашырылды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәсәлән, 2020 елда битараф булмаган кешеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәме белән ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 60 авыру баланы һәм өлкәннәрне тернәкләндерү, техник чаралар сатып алу чыгымнарын түләде.

РФ Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән гранты ярдәмендә тормышка ашырылучы «Татарстан Республикасында инвалид балаларны, яшь инвалидларны һәм аларның ата-аналарын социаль яклау буенча “Хәят” үзәге» проекты нык авыручы балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. “Хәят” үзәгендә үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре бушлай шөгыльләнә. 2020 елда «социальләшү» курсларында 120 гаилә булды.

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында мөселман оешмалары һәм меценатлар тарафыннан мохтаҗларга зур күләмдә азык-төлек ярдәме күрсәтелде. Шулай итеп, 12 ай нәтиҗәләре буенча азкеремле гаиләләргә "Зәкят" хәйрия фонды – 32 250 өлеш азык-төлек һәм ифтар җыелмасы, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды 121 750 өлеш азык-төлек һәм ифтар җыелмасы, ТР Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре Рамазан чорында 90 000 данә ифтар җыелмасы таратты.

2020 елда халыкка азык-төлек ярдәме күрсәтү шулай ук Корбан бәйрәме чорында да активлашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 1458 гаиләгә 4 тонна корбан ите һәм Татарстанның аз тәэмин ителгән гаиләләренә азык-төлек җыелмалары таратты.

2020 елда Татарстанда гадәттәгечә мохтаҗлар файдасына гошер сәдакасын җыю һәм бүлү буенча кампания узды. Нәтиҗәдә республика мәчетләре тырышлыгы белән 1000 тонна яшелчә җыелды һәм азкеремле гаиләләргә тапшырылды. Казанда «Зәкят» хәйрия фонды әлеге кампания кысаларында 1200 гаиләне азык-төлек белән тәэмин итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100