Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов Мәскәү мөфтие итеп билгеләнде

Яңа төбәк мөфтиятенең бурычы - хакимият органнары һәм башка традицион диннәр белән конструктив диалог кору һ.б.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте составында Мәскәү һәм илнең Үзәк төбәге мөселманнары диния нәзарәте рәисен билгеләү турындагы указга кул куйды.

Бу урынга Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов билгеләнде. Ул Россия мөселманнары мәнфәгатьләрен РФ Җәмәгать палатасында да кайгырта, дип хәбәр итә “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгы. Өстәвенә Әлбир Крганов Чувашстан мөфтие вәкаләтләрен дә үтәүне дәвам итәчәк.

Әлбир Крганов, мөселманнар мәҗлесен чакырып, төбәк диния нәзарәте уставын теркәтергә тиеш.

Мәскәү мөфтие өйләнгән, өч баласы бар. Аның җитәкчелегендә Чувашстанда кырыктан артык мәчет төзелгән, мәдрәсә эшли, хакимият органнары һәм башка традицион диннәр белән килешеп яши.

Әлбир Крганов сүзләренә караганда, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте составында Мәскәү мөфтиятен төзү яңалык түгел. Тарихи яктан Мәскәүнең мөселман структуралары Уфада урнашкан Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте юрисдикциясендә булган. Мәскәү имамнарын да ул билгеләгән. Үз вакытында Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте Мәскәүнең Җәмигъ мәчете имамы вазыйфасына һәм мөфтилеккә Равил Гайнетдинны билгеләгән иде. Р.Гайнетдин аннан соң Мөфтиләр советын оештырды.

Ә.Крганов сүзләренә караганда, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте 2000 елдан бирле берничә тапкыр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнары диния нәзарәтен оештыру омтылышын ясап караган. “Әмма элеккеге хакимиятләр Мөфтиләр советы белән берлектә теркәлергә дә, Мәскәүдә мәчет һәм Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте резиденциясен төзү өчен җир кишәрлекләре бирүгә дә юл куймаган”.

Мөфти Ә.Крганов Мәскәүдәге яңа мөфтиятнең төбәктәге күпчелек ислам берләшмәләрен берләштерер дип уйлый. Бүгенге көндә аның Мәскәүдәге биләмәсендә – Отрадныйдагы ике мәчет һәм Касаткин урамындагы ислам үзәге. Монда Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең вәкиллеге дә урнашкан. Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең вәкиллегенә яңа бина бирү көтелә.

Яңа төбәк мөфтиятенең бурычы - хакимият органнары һәм башка традицион диннәр белән конструктив диалог кору, башкалада мәчет һәм Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең вәкиллеге резиденциясен төзү, мөселман яшьләре белән эшне көчәйтү һәм төбәктә тынычлык һәм тотрылылыкны саклауга йогынты ясау, дип билгеләп үтте Ә.Крганов.