news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Әбү Хәнифә мәчетенә яңа имам сайладылар

Җыелышта катнашучылар бертавыштан Али Кленковны сайлады.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылының Әбү Хәнифә мәчетендә Җирле мөселман оешмалары җыены узды. Көн үзәгенә мәчеткә яңа имам сайлау мәсьәләсе куелды.

Җыелышта катнашучылар бертавыштан Али Кленковны сайлады һәм ул имам-хатыйб буларак расланды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Али хәзрәт 1977 елның 28 ноябрендә туган. 1990 елда Пенза өлкәсенең мәрхүм мөфтие Аббас хәзрәт Бибарсов һәм мәрхүм укытучы, остаз Җәүдәт абый Янгуразовтан башлангыч дини белем ала. 1999 елда Ульяновск шәһәрендә татар-гарәп көллиятен тәмамлый. Городище шәһәрендә имам-хатыйб булып эшләде. Аннары Урта Әләзән авылында ислам дисциплиналарын укыткан, «Рамазан» мәчетендә имам-хатыйб булган.

«Әбү Хәнифә» мәчетендә 15 ел имам-хатыйб булып Рифат хәзрәт Әбүзәров хезмәт итте, 2015 елдан Рушан хәзрәт Бибарсов имам булып торды.

Җыелышта мәчетнең оешма советы, ревизия комиссиясе расланды һәм Җирле мөселман дини оешмалары исемлеге төзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100