news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымда «Азиз Салгир-баба» изге урынын Диния нәзарәтенә кире кайтарганнар

Салгир-баба бала таба алмаганы хатыннарны догалар һәм чыганактагы шифалы су белән дәвалаган, биредә 1908 елда төзелгән бала табу йорты бүгенге көндә дә эшли.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Кырым мөфтие хаҗи Эмирали Аблаев «Азиз Салгир-баба» территориясен Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Севастополь шәһәре милкенә кире кайтаруда ярдәм күрсәткәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Бу хакта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселманнар әлеге урынны республиканың дини җәмгыяте милкенә яңадан кайтару турындагы мәсьәләнең хәл ителүен утыз ел көткән.

Хәзер Кырым Башлыгы Сергей Аксенов һәм Симферополь хакимияте башлыгы Елена Проценко, хакимият башлыгы урынбасары Валентина Демидова, шулай ук шәһәр хакимиятенең Милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Ислам Усеинов, Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең төзелеш һәм җир мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Эрвин Кәримов ярдәме белән «Азиз Салгир-баба» территориясе Кырым Мөфтияте милкенә тапшырылган.

«Бу — Кырым мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәһәр хакимиятенең нәтиҗәле эш итү үрнәге. Законлы карар кабул ителде, хәзер безнең алда „Азиз Салгир-баба“ны яңадан торгызу һәм тәртипкә китерү бурычы тора», — диде мөфти.

Азиз Салгир-баба XVII йөздән бирле изге урын буларак билгеле. Риваятьләр буенча, Салгир-баба фикер иясе һәм аскет, диндар һәм гадел кеше булган, ул Салгир елгасы буендагы имәнлектә ялгызы гыйбадәт кылган. Аңа еш кына бала таба алмаган хатын-кызлар ярдәм сорап килгән, аларны Салгир-баба догалар һәм чыганактагы шифалы су белән дәвалаган.

1908 елда «Азиз Салгир-баба» территориясендә бала табу йорты (ул бүгенге көндә дә эшли) төзелүен тарихчылар нәкъ менә шушы факт белән бәйләп карый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100