news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисырдан килгән нәшидче Мостафа Атиф Болгарда клип төшергән

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә әлеге музыкага югары бәя биргәннәр.

Мисырдан килгән нәшидче Мостафа Атиф Болгарда клип төшергән

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Мисырның Каһирә шәһәреннән килгән, нәшидләр җырлап танылган Мостафа Атиф Болгардагы Ак мәчет янында клип төшергән. Башкаручы Татарстанга Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне — Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә катнашу өчен килгән. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул, Болгар ислам академиясе комплексында төзелгән мәчет архитектурасының матурлыгыннан илһамланып, Россиядә Хәнәфи мәзһәбе буенча алып барылган исламның тарихи бишеге булган Болгарда алган тәэсирләре нәтиҗәсендә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд турында нәшид яздырган, диелә бу хәбәрдә.

Өч минутлык ролик артистның мөрәҗәгатеннән башлана, ул үзенең тыңлаучыларын Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлый. Клипта борынгы Болгарның гүзәл табигате, кояш баеган вакытта якты төсләргә күмелгән «Ак мәчет» бинасы күренә. Әлеге кадрлар салмак матур көйгә алышынып тора.

«Музыка, тамашачыны тирән рухи дөньяга алып кереп китеп, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә карата булган мәхәббәт белән сугарылып, клипны караудан уңай тәэсирләр алырга мөмкинлек бирә», — диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.

Мостафа Атиф яңа роликны социаль челтәрләрдә күрсәтте. Бер тәүлектән кимрәк вакыт эчендә Инстаграмдагы клипны 50 меңгә якын кеше караган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100