news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы Габдерәхим Утыз Имәни мәчетенә ярымай куелды

Имәнлек микрорайонында киләсе елга ачылачак ике катлы, мең кешегә исәпләнгән мәчетнең имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин ярдәм итүчеләргә һәм ай кую тантанасына җыелучыларга рәхмәт әйтте.

Казандагы Габдерәхим Утыз Имәни мәчетенә ярымай куелды
http://dumrt.ru

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Имәнлек микрорайонында төзелүче Габдерәхим Утыз Имәни мәчетенә ярымай куелды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» стандартлары буенча комитет җитәкчесе, яңа төзелә торган мәчетнең имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин мәчет төзелешендә булышучыларга һәм ай кую тантанасына җыелучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ул үзенең чыгышында әлеге мөбарәк чараның Мәүлид аенда узуын, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, пандемия шартларында да мәчет төзелеше тукталып тормавын билгеләп үтте, төзелеш эшләренә ярдәм кулын сузучы дин кардәшләребезнең изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтуын теләде. Аннары тәкбирләр укыдылар һәм шул ук вакытта кран ярдәмендә ай күтәрелде, дога кылынды.

Габдерәхим Утыз Имәни исемен йөртәчәк әлеге ике катлы, мең кешегә исәпләнгән мәчет Казанның Имәнлек урамы белән Рихард Зорге урамнары киселешендә урнашкан. Гыйбадәтханәгә бүгенге көндә су, канализация үткәрелгән, хәзерге вакытта газ кертү эшләре алып барыла. Гомуми мәйданы 2480 квадрат метрны тәшкил иткән мәчетне 2021 елда ачу күздә тотыла.

Әлеге чарада Казанның Вахитов һәм Идел буе районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һәм шушы мөхтәсибәткә керүче мәчетләрнең имамнары, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, автор-башкаручы, алып баручы Ильяс Халиков, иганәчеләр, мәхәллә халкы катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100