news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Татарстан мөселманнары терроризм һәм экстремизмга кискен каршы тора

«Коръәндә бер кешене үтерү бөтен кешелекне үтерүгә тиң дип язылган», — ди Татарстан мөфтие һәм республика мөселманнарының Кукмарада булган хәлдән тетрәнеп калуын әйтә.

Камил Сәмигуллин: Татарстан мөселманнары терроризм һәм экстремизмга кискен каршы тора
http://dumrt.ru

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмдагы үзенең рәсми сәхифәсендә Кукмарадагы вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп, республика мөселманнарының тетрәнүен һәм терроризм һәм экстремизмның теләсә нинди чагылышына һәм рәвешенә кискен каршы торуын әйтте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Тумышы белән Алтай өлкәсеннән чыккан, Татарстанга килеп урнашканчы Удмуртия һәм Башкортстанда яшәгән бер яшүсмер, җимергеч идеологиягә ияреп, бүген төнлә Кукмарада полиция бүлегенә һөҗүм итә. Ул үзенең теракт булып саналган куркыныч гамәлен тормышка ашыру өчен безнең республика җирлеген сайлый. Аллаһыга мең шөкер, ниятләре барып чыкмый», — дип яза мөфти.

Камил Сәмигуллин сүзләренчә, Татарстан мөселманнары әлеге хәбәрләрдән тетрәнеп калды һәм терроризм һәм экстремизмның теләсә нинди чагылышына һәм рәвешенә кискен каршы тора. «Коръәндә бер кешене үтерү бөтен кешелекне үтерүгә тиң дип язылган. Әмма, кызганычка каршы, җинаятьче динебезгә хыянәт итеп, Раббыбызның исемен мәсхәрәләп, коточкыч явызлык кыла», — ди ул.

«Ул республикабызның бер генә мәчетенә дә йөрмәгән, югыйсә, күңеленә хак дин нурын сеңдерә алган булыр иде. Шул рәвешле, террорист, кешеләрнең гомерләренә кизәнеп, җинаять кылып кына калмыйча, күркәм, изге һәм саф динебезнең мәңгелек һәм бөек кешелеклелек кыйммәтләренә кара тап төшерде. Бу коткы үзенең тискәре йогынтысын ясамас, дип өметләнәм, чөнки Татарстан халкы исламны бары тик тынычлык, игелек һәм шәфкатьлелек дине итеп күрә», — ди мөфти.

Камил хәзрәт «читтән торып карап торучыларны исә „арпаны кибәктән аерырга“ чакыра». Үзенең кара эшләрен нинди генә лозунглар астында башкарса да, җинаятьченең дине юк, чөнки ул күңеле белән Хак Тәгаләдән һәм иманнан ваз кичкән була, диелә әлеге постта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100