Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дөньякүләм танылган нәшидче Мостафа Атеф Болгарда клип төшергән
Блогерның Инстаграм-аккаунтына бер миллионга якын кеше язылган.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 28 октябрьдә Болгарда узган Мәүлид ән-Нәби кичәсенең махсус кунагы, Каһирә шәһәрендә яшәп иҗат итүче, дөньякүләм танылган һәм иң популяр нәшидчеләрнең берсе Мостафа Атеф «Ак мәчет» янында клип төшергән.
Ул, Болгар ислам академиясе комплексында төзелгән мәчет архитектурасының матурлыгыннан илһамланып, Россиядә Хәнәфи мәзһәбе буенча алып барылган исламның тарихи бишеге булган Болгарда алган тәэсирләре нәтиҗәсендә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд турында нәшид яздырган.
Өч минутлык ролик артистның мөрәҗәгатеннән башлана, ул үзенең тыңлаучыларын Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлый. Клипта борынгы Болгарның гүзәл табигате, кояш баеган вакытта якты төсләргә күмелгән «Ак мәчет» бинасы күренә. Әлеге кадрлар салмак матур көйгә алышынып тора. Музыка, тамашачыны тирән рухи дөньяга алып кереп китеп, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә карата булган мәхәббәт белән сугарылып, клипны караудан уңай тәэсирләр алырга мөмкинлек бирә.
Әлеге музыкаль клипны Мостафа Атеф үзенең Инстаграмдагы @mostafaatef рәсми аккаунтына (җир шарының төрле почмакларыннан миллионга якын язылучысы бар) куйган. Якынча бер тәүлек эчендә бу пост астында йөзләгән уңай фикер әйтелгән һәм меңләгән кеше клипны ошатуын белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз