news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә» мәчете янәдән «Әбием догалары» флешмобын оештыра

Флешмоб 31 октябрьгә кадәр дәвам итә.

«Гаилә» мәчете янәдән «Әбием догалары» флешмобын оештыра
Владимир Васильев

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Гаилә» мәчете янәдән «Әбием догалары» флешмобында катнашырга чакыра. Ул 1 октябрь — Өлкәннәр көне уңаеннан оештырыла.

«Флешмобта катнашу өчен әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегезнең һәм өлкән яшьтәге туганнарыгызның Коръән сүрәләре укуларын, дога кылуларын видеога төшерергә һәм #әбиемдогалары #дога хэштеглары белән Инстаграм аккаунтыгызга урнаштырырга кирәк», — диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Видеоларны 1 — 31 октябрь көннәрендә урнаштырырга кирәк.

«Якын кешеләрегез бу дөньяда инде юк, әмма аларның аудио яки видеоязмалары сакланып калган икән, искәртеп куярга онытмагыз, алар өчен дога кылырбыз», — диде хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100