news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Калининград өлкәсе имамы Хәлил хәзрәт Мөхлисов коронавирустан вафат

Өлкәнең мөселман өммәте кайгысын Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин уртаклашты.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). 30 августта Калининград өлкәсе имамы Хәлил хәзрәт Мөхлисов үпкә ялкынсынуыннан вафат булган. Олы Исаково бистәсе мәчете имам-хатыйбының якыннары, өлкәнең мөселман өммәте кайгысын Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин уртаклашкан. Бу хакта dumrf.ru хәбәр итә. Хәзрәт коронавирус йоктырган булган диелә, хәбәрдә.

Хәлил хәзрәткә август азагында гына 45 яшь тулган. Туган көнендә дә ул хастаханәдә яткан.

«Хәлил хәзрәт Калининград өлкәсендә мөселман өммәтенең рухи традицияләрен торгызуга зур көч куйды», — диелә РФ Мөфтиләр Шурасы рәисе юллаган кайгынамәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot