news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 2022 елда Бөтендөнья хәләл көне узачак

Бөтендөнья хәләл көне җир шарының төрле почмакларында 2014 елдан бирле ел саен үткәрелә.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). «Бөтендөнья хәләл көне» ислам бизнес-форумы (World Halal Day) 2022 елда Казанда узачак. Бу хакта әлеге форумга нигез салучы Мөхәммәд Джинна хәбәр итте дип яза Интерфакс.

«Мин бүген Бөтендөнья хәләл көнен 2022 елның июлендә Казанда узачагын игълан итүемә шатмын», — диде Джинна.

Бөтендөнья хәләл көне җир шарының төрле почмакларында 2014 елдан бирле ел саен үткәрелә. Форумның төп максаты - хәләл продукцияне алга этәрү.

2019 елда World Halal Day Россиядә беренче тапкыр Самарада Идел буе инвестицион саммиты кысаларында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100