news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны Корбан гаете белән котлады

Мөфти гает вакытында мәчетләргә керүнең яңа шартларын да искә төшерде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны Корбан гаете белән котлады
Солтан Исхаков

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең видеомөрәҗәгатендә мөселманнарны Корбан гаете белән котлады.

«Кадерле дин кардәшләрем, газиз милләттәшләрем! Корбан гаетенә санаулы сәгатьләр калып бара. Мин сезне шушы олы бәйрәм белән ихластан тәбриклим. Корбан бәйрәме ул безнең Раббыбызга үзебезнең тугрылыкны исбат итәр өчен бер мөмкинлек, ягъни корбан чалып без Аллаһы Тәгаләнең игелекләре өчен рәхмәтебезне ирештерә алабыз», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Мәсәлән, Коръәндә шундый бер аять бар: «Мөмкинлеге булган кешеләр өчен корбан чалу Аллаһы Тәгалә каршында олы бер бурыч булып тора. Корбан гаете кешелеккә тормыш бәйрәме буларак иңдерелгән. Җир йөзендә адәм баласының каны коелырга тиеш түгел, кешеләр яшәр өчен яратылган дип гает безгә искә төшерә. Раббыбыз бездән сабырлык, диндарлык һәм ныклы иманнан башка берни таләп итми. Безнең аңа карата ихласлыкны бары тик Аллаһ юлында үзеңне һәм милкеңне корбан итәргә әзер тору гына исбатлый ала», — дип сөйләде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин пандемия шартларында гаетнең үткәрелү тәртибен һәм социаль ара калдыру турында да искәртте. «Намазга бары тик перчатка һәм битлек киеп, шәхси намазлыклар белән килергә кирәк. Кадерле дин кардәшләрем, мин чын күңелдән сезне Корбан бәйрәме белән котлыйм. Раббыбыз безнең иң матур ниятләребезне һәм чалган корбаннарыбызны кабул итсен», - диде мөфти.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100