news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң салынган иң беренче мәчеткә ярымай куелды

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы мәчет Екатерина II указы буенча 1769 елда салынган.

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң салынган иң беренче мәчеткә ярымай куелды
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы Казан ханлыгы яулап алынганнан соң салынган иң беренче мәчеткә ярымай куелды.

Тарихи мәчеткә ярымай кую тантанасы ТР Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил Сәмигуллин тарафыннан әйтелгән Коръән белән башланды.

«Бүген, Гарәфә көнендә, мәчеткә ярымай куелу икеләтә зур бәйрәм. Шәригать буенча мәчет кыямәт көненә кадәр мәчет булып калырга тиеш. Кызганыч, ул ничә еллар буе мәдәният сарае булды, ә хәзер торгызыла. Мәчет сентябрь–октябрь аенда ачылачак. Ул Екатерина II указы буенча төзелгән мәчетләрнең берсе. Республикада төзекләндерелмәгән тагын ике тарихи мәчет бар: Казандагы Ак мәчет һәм Кукмара районындагы мәчет», — ди Камил Сәмигуллин.

Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов мәчетне торгызуда катнашучыларга рәхмәт сүзе җиткерде. Төзекләндерү эшләре 2018 елның декабрендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды тарафыннан, аның рәисе, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров инициативасы белән башланган.

ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хәшимова мәчетне төзекләндерү эшендә эшмәкәр Илгиз Хәйруллинның ярдәмен билгеләп үтте, төзүчеләргә, архитекторларга рәхмәт сүзләре әйтте. «Аз вакыт арасында мәчет яңа төс алды. Сыйфат ягыннан мәчет бик яхшы булачак. Сыйфат һәм тизлек күренеп тора», — ди Хәшимова.

Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев 30 ел элек төньяк зонада бер мәчет тә булмавын, ә бүген аларның саны 336 җитүен искәртте. «Авыл халкы бүген үз өстенә зур җаваплылык ала», — ди баш казый.

Мәчетне төзекләндерү проекты кураторы Светлана Алаева бинаның Петербург бароккосы стилендә булуын әйтте: «Безнең максат бинаның, булган өлешен саклап, юкка чыкканын торгызу иде. Ул — Казан артындагы өч таш мәчетнең берсе. Хәзерге вакытта интерьерны яңарту эшләре бара. Мәчет катлаулы рельефта урнашкан, аның нигезен су юа иде, нигезне тотрыкландыру өчен күп көч куелды», — ди ул.


Мәчет 1769 елда чыгышы белән Түбән Бәрәскә авылыннан булган сәүдәгәр Ибраһим Борнаев тарафыннан салына. Совет чорында ул мәдәният сарае булган. 2012 елда мәчет ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан тарихи-мәдәни бина буларак теркәлә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100