Бу атнада Кукмара районында Россиядә беркайда да булмаган лагерь эшли башлый

Анда утызлап кыз ял итәр дип көтелә. Лагерьны табиб, педагог Фәния Җәләлиева оештыра

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Республиканың Кукмара районында урнашкан Өркеш авылында 1 августтан мөслимәләр өчен җәйге лагерь эшли башлый.
Ике атналык лагерь быел дүртенче тапкыр оештырыла. Программага ял итү дә, белем алу да кертелгән.
Анда утызлап кыз ял итәр дип көтелә. Лагерьны табиб, педагог Фәния Җәләлиева оештыра.


Фәния Җәләлиева сүзләренә караганда, лагерьга күбрәк дөньяви уку йортларында укучы яшьләр, тугызынчы-унберенче сыйныфларда укучылар, техникумнарда белем алучылар килә. “Алар көндезләрен укыгач, әле Коръәнне, Шәригать законнарын әйбәт белми. Алар, Аллага шөкер, Исламда. Безнең максат – кызларның белемнәрен арттыру, бурычыбыз – Коръәнне тәҗвид белән дөрес итеп укырга өйрәтү”, - ди ул.


Россиядә мөслимә кызлар өчен башка мондый лагерь юк. “Шушында алар белән аралашып, дини темага да сөйләшәбез, Шәригать кануннарын да өйрәнәбез, Ислам диненең никадәр югары дин икәнлеген, аның кешегә бу дөньяда яшәргә нинди олы мөмкинлек биргәнлеген аларга аңлатырга тырышып, дәресләр оештырабыз. Аның өстенә сәламәтлекләрен дә кайгыртабыз, монда спорт ярышлары була. Ирем, сеңлем дә – табиблар, без кызларга медицина буенча хәзерге көн өчен, гаилә корганда, балалар тәрбияләгәндә, парлы булып яшәгәндә кирәк була торган киңәшләр бирәбез. Шулай итеп, без аларның вакытын файдалы итеп уздырырга тырышабыз”, - диде Фәния Җәләлиева “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшү вакытында.