Татарстан мөфтияте ММЧ вәкилләре өчен ифтар уздырды

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән фикер уртаклашты

 (Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген республиканың әйдәп баручы ММЧ вәкилләре өчен ифтар уздырды. Анда ТР Президенты Аппараты вәкиле Ләззәт Хәйдәров, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР мөфтиенең, ТРМДН рәисенең урынбасарлары - беренче урынбасар Рөстәм хәзрәт Батров белән урынбасар Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, шулай ук мөфтият вәкилләре, ММЧ баш мөхәррирләре һәм дин темасын яктыртучы журналистлар катнашты. Рамазан аена дип Татарстанга килгән Дагстан Республикасы делегациясе җитәкчесе – Дагстан башлыгы ярдәмчесе, сәясәт, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Магомед Магомедов Казан үзәгендә урнашкан “Дворянское гнездо” ресторанындагы бүгенге ифтарда махсус кунак буларак чакырылган иде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ифтар башланганчы, журналистлар белән аралашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап тотты. Татарстан мөфтияте социаль ислам идеяләрен гамәлгә ашыру юнәлешендә һәртөрле эш алып бара, нәкъ менә шуңа соңгы 3 елда рамазан аенда “Рамазан – изге гамәлләр ае” дигән исемдә комплекслы программа эшли, күп санлы акцияләр, төрле чаралар үткәрелә, телевидение һәм интернет аша рус һәм татар телләрендә социаль роликлар күрсәтелә, дип билгеләп үтте аның рәисе. Рамазан аеның үзенчәлекләрен искәртеп, Коръән иңдерелгән бу айда укылган сүрәләрнең һәрбер хәрефе аны укучы өчен савабы җиде йөзгә, хәтта меңгә тапкырлап исәпләнә, ә калган ай-көннәрдә ун тапкырлык сәвап алабыз, димәк, бу изге ай тәмам булгач, безнең андый мөмкинлегебез күпкә кимрәк була; рамазан ае, гомумән, безне Аллаһы Тәгаләдән куркырга, түземлелеккә, тәгам ризыкның һәм суның кадерен белергә, янәшәбездәгеләрнең хәлен яхшырак аңларга өйрәтә, дип искәртте. Рамазан ае – бер айга сузылган бәйрәм, ә Ураза гаете бәйрәм беткәнгә хәсрәтле көннәр, дигән фикердә хәзрәт.

“Ураза тоту, кояш баеганчы җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып тору – ул дингә таба атлауның башлангычы гына, иң мөһиме – телеңне, күз карашыңны тыярга өйрәнү, үзеңне дини гыйлем тупланган китапларны укырга мәҗбүриләү, чөнки китап укудан кеше бизеп бара, кешегә гыйлем, акыл туплау кирәк, - дип саный Татарстан мөселманнары дини лидеры. - Әйтик, хәтта хәләл кафеда бергә утырган гаилә дә сөйләшер уртак сүз таба алмый, аралаша белми – ата-анасы, баласы гаджетына текәлгән...” Әле дә ярый бездә теләгән һәркем, бигрәк тә яшьләр җомга намазларына, рамазанда ифтарларга көн дә йөри ала, ә бит башка республикаларда бу юк, булганында да бездәге кебек күләмдә түгел, дип Татарстандагы мөмкинлекне сурәтли ул. “Әлхәмдүлилләһ, ураза тотучылар, намаз укучылар саны елдан-ел арта бара, хәер, Татарстанда ураза тотучылар намаз укучылардан элек тә күбрәк иде. Киләсе ел рамазан аена кадәр имин яшәргә, тагын да күбрәгебез дингә тартылып, ураза тотарга насыйп булсын иде. Рамазан – ул бөтен калган айларның солтаны - тулы бер елга рухыбызны ныгыта, көч бирә торган ай”, - дип, Камил хәзрәт Сәмигуллин игелекле гамәлләрне күбрәк эшләп сәвап җыярга өндәде.

Намаз укымыйм инде, шуңа күрә ураза тотуда файда юк, диючеләр бар, алар хаклымы, ягъни намазсызларга ураза тотудан дини күзлектән файда бармы, дигән сорауга мөфти хәзрәтләре, исламның биш нигезе бар, шулардан әгәр кеше намаз кылмаса, ураза тотса, кыямәт көнендә ураза өчен җавап бирмәячәк – шунысы бар, дип җаваплады. “Кайбер агайларга, нишләп намаз укымыйсың, дип сорау биргәч, балаларымны аякка бастырыйм, йортымны төзеп бетерим әле, пенсиягә чыккач укырмын, диләр, ә инде пенсиядәгеләрдән нигә намазга басмауларын сорагач, хәтерем юк, дип җавап бирәләр...” – дип, хәзрәт гыйбрәт өчен җим бирде.

Дини мәҗлес исә, традиция буенча, изге Коръән сүрәләре белән башланды. Авыз ачканнан соң, ахшам намазына ММЧ вәкилләренең күпченлеге басты, бу күренеш һәм ураза тотучылар күплеге дин әһелләрен дә, матбугатчыларны да гаять куандырды.

Ифтар барышында чыгыш ясаучылардан ТР Президенты Аппараты вәкиле Ләззәт Хәйдәров мөхтәрәм җәмәгатьне, шул исәптән Дагстаннан килгән кунакларны, Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Дагстаннан тулы бер делегация белән рамазан уразасын тотып, бәрәкәт җыю өчен Татарстан җирен сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда мөфтиятнең журналистлар белән җәмгыятьтә тынычлык бәрабәренә дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәте алга таба да шулай дәвам итсен, дип теләде.

Дагстан башлыгы һәм мөфтие исеменнән ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановны, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны һәм бүгенге ифтарга килгән журналистларны сәламләгән Магомед Магомедов, без, дагстанлылар, иң кунакчыл халык, дип горурланырга яратабыз, ләкин, Татарстандагы кунакчыллыкны күреп, телемне тешләргә мәҗбүрмен, чөнки биредә безне дә уздырганнар, дип таныды. Татарстан мөфтиятенең сыйфади эшчәнлеге буларак билгеләп, мәчетләрдә шуның кадәр күп ифтарлар уздырыла, өченче тапкыр республика күләмендәге гаять югары дәрәҗәдәге ифтарыгыз халыкара масштабта дияргә була, чөнки анда бик күп чит ил кешеләрен, төгәлрәге, югары даирәдәгеләрне очраттым, кешеләр бер-берсенә ачык – болар буенча сездән үрнәк аласыбыз бар, диде ул.

Аннары сүз алган баш мөхәррирләр ислам динен саклап калу (чөнки җирлегебезгә тәңречелекне кайтаруны сорап юллап йөрүчеләр бар), таралышын арттыру буенча фикер уртаклашты, тәкъдимнәр кертте, Татарстан мөфтиятенең журналистларны шулай махсус хөрмәт итүенә рәхмәт белдерде. Журналистика ветераны Әлмирә апа Әдиятуллина исә быел 13 сентябрьдә җитди сайлаулар буласын искәртеп, республика җитәкчелегендә президентлыкны саклап калу, Президент итеп бүгенгә шушы вазифаны вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановны сайлап кую республиканың алга таба үсеше, аның халкы өчен мөһим һәм отышлы булуына игътибарны юнәлтте.

Ифтар мәҗелесеннән соң очрашу истәлеге буларак ислам дине тематикасы буенча "Хузур" нәшрият йортында дөнья күргән китаплар җыелмасы бүләк ителү исә журналистлар өчен көтелмәгән тагын бер куаныч булды. Арада имамнар өчен махсус нәшер ителә торган "Шура" альманахының яңа 9 нчы саны да бар.

Искәртеп үтик: дәүләт җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары, төрле конфессия дин әһелләре белән тыгыз элемтәдә эш алып барган Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы карамагында 1403 мәчет, 45 мөхтәсибәт, 9 казыят, Россия ислам институты, 10 мәдрәсә, 350 мәктәп, Голәмәләр шурасы, нәзарәт химаясында 33 массакүләм мәгълүмат чарасы исәпләнә, “Хәләл” стандартлар комитеты, “Хузур” нәшрият йорты эшләп килә. Күзләре начар күргән яки күрү сәләтен югалтканнар өчен Россиядә тиңе булмаган “Ярдәм” мөселман уку-укыту һәм тернәкләндерү үзәге дә ТРМДН патронажында игелекле гамәлләрен башкара, ил күләмендә таныла бара. Ел саен 1,5 меңләп мөселман "ДУР РТ ХАДЖ" программасы ярдәмендә изге сәфәрдә була - хаҗ кыла. Республика күләмендә ифтарлар үткәрелә: 2011 елда 1,5 мең чамасы, 2014 елда 2 меңнән артык һәм быелгы өченче ифтарга  5 меңгә якын кеше килеп, рухын ныгытып китте.

Фотосурәтләр http://dumrt.ru/ сайтыннан алынды.