news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мөселман яшьләре халык җырчысы Мингол Галиевне якын күргән
Бөтенроссия мөселманнарының икенче фестивалендә катнашучылар Болгар шәһәрчегендәге эшчәнлекләре вакытында җыенга нәтиҗәләр ясаган
Скопировать ссылку
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Кичә Казанда Россия ислам университетында бөтенроссия мөселманнарының икенче фестивале тәмамланды. Анда катнашучылар Болгар шәһәрчегендәге эшчәнлекләре вакытында җыенга нәтиҗәләр ясаган.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Оренбургтан килгән Гөлдар Алимбәкова белдергәнчә, алдагы елларда фестиваль программасына Корьән уку буенча кызларга – аерым, егетләргә аерым дәресләр кертергә, Татарстанның халык җырчысы Миңгол Галиевнең тавыш көйләү буенча дәресләрен дәвам итәргә, Сабантуй кебек чараларны күбрәк уздырырга тәкъдим ителгән. Шулай ук кызлар арасында арасында җәмәгать намазын уку өчен җитәкче сайлап куярга һәм көндәлек газетаны чыгаруны дәвам итәргә кирәк дигән карарга киленгән.
Фестивальдә катнашучыларга бигрәк тә Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Камаль хәзрәтнең вәгазьләре, Мингол Галиев дәресләре ошаган.
Берләшү, методик һәм гамәли ярдәм алу өчен җыенга килгән яшьләр белән сөйләшүләр вакытында алар фестивальнең алдагы елларда зур чара буларак узуын теләп калды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot