news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ураза гаетенә Дагыстанда ике көн, Чечняда өч көн ял итәчәкләр

Адыгея, Кырым һәм Төньяк Кавказның кайбер төбәкләрендә Ураза гаете уңаеннан ял көннәр игълан ителде.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Төньяк Кавказның берничә төбәге, Адыгея Республикасы, шулай ук Кырым Хөкүмәте Ураза бәйрәме уңаеннан ял көн игълан итте.

«Интерфакс» агентлыгы белешмәсе буенча, Чечняда Ураза гаете уңаеннан өч көн (12, 13 һәм 14 май) ял итәчәкләр. Төбәк башлыгы вазифаларын башкаручы Мөслим Хучиев шул хактагы указны имзалаган. Указ Хөкүмәт сайтында дөнья күргән.

Дагыстан башлыгы һәм Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада 13 һәм 14 май ял көннәре дип игълан ителгән. Хөкүмәт Рәисе Абдулпатах Әмирханов имзалаган шул хактагы күрсәтмә «Инстаграм» социаль челтәрендә дөнья күргән.

Адыгея башлыгы Морат Кумпиловның төбәк Хөкүмәте сайтында урнаштырылган указы нигезендә, республикада Ураза гаетен бәйрәм итү уңаеннан 13 май ял көне дип игълан ителгән.

Ингушетия башлыгы һәм Хөкүмәте матбугат хезмәтеннән «Интерфакс» агентлыгына хәбәр итүләренчә, указ әлегә юк, әмма шунысы билгеле: Ингушетиядә Ураза бәйрәме уңаеннан ел саен өч көн ял бирәләр.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов быелның мартында ук Ураза гаетен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә 2021 елның 14 маен эшләми торган көн дип игълан итү турындагы указны имзалаган иде. Аксенов 2014 елдан бирле дини бәйрәмнәрне ял көне дип игълан итә.

Татарстанда Ураза гаете уңаеннан 13 майда ял көне игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100