news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызрань шәһәренең Фәйзулла мәчетендә ифтар мәҗлесе булды

Мәҗлесне «Ак кал­фак» хатын-кызлар оеш­ма­сы үткәрде.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Сызрань шәһәренең Фәйзулла мәчетендә «Ак кал­фак» хатын-кызлар оеш­ма­сы ифтар мәҗлесе үт­кәрде.

Мәҗлесне абыстай Әнү­зә Мостакаева башлап җи­бәр­де. Аның җитәкчелегендә мә­чет­кә йөрүчеләр Коръән сү­рә­ләрен укыды, Өммегөлсем Сәйфетдинова һәм Флера Сәй­фуллина, Нәзифә Кузяева аңлаешлы, үтемле итеп Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде, дип хәбәр итте «Самара татарлары» сайты.

Аннан бергәләшеп ахшам намазын укыганнар. Яшь ханымнар бу көнне беренче җәмәгать намазын укыды.

Кояш баегач, хөрмә һәм зәмзәм суы белән авыз ачканнан соң, «аккалфак»лылар үзләре әзерләгән табын артына утырышты.

«Ифтардан соң ястү намазын, тәравихны да укыдылар. Зикерләр әйттеләр, дога­лар кылдылар, теләкләр теләделәр. Ифтар мәҗлесен оештыручыларга, әзерләүчеләргә җан-тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез!» диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100