news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Диния нәзарәтенә яңа рәис сайланды

Равил Гайнетдин имам-мөхтәсиб Дамир Хөсәеновны Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануы белән котлады.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин имам-мөхтәсиб Дамир Хөсәеновны Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануы белән котлады.

«Сез ислам фәннәре өлкәсендә үз компетентлыгыгызны, һөнәри осталыгыгызны һәм тирән белемнәрегезне күп тапкырлар расладыгыз. Сез бик актив һәм ачык кеше буларак дин тотучыларның лаеклы хөрмәтен һәм ышанычын казандыгыз. Яңа вазифада уңышлар»- диелгән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдиннең Россия Мөфтиләр шурасы сайтында урнаштырылган котлау хәбәрендә. 

Дамир Хөсәенов моңа кадәр Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, мөхтәсибәтнең Голәмәләр шурасы рәисе һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округында РФ Диния нәзарәтенең Тулы вәкаләтле рәисе вазифаларын биләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100