news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Дагыстанда ат чабышы узды

Ат чабышын Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте Ногай активистлары белән берлектә оештырган.

Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Дагыстанда ат чабышы узды
Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). 2021 елның 27 мартында Дагыстан Республикасының Ногай районы Кунбатар авылында «Атшабыс 2021» ат спорты ярышлары узды. Ярыш Идел буе Болгары халыкларының ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Ат чабышын Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте Ногай активистлары белән берлектә оештырган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Ярышларда Дагыстан, Ставрополь крае, Карачай - Черкесия, Чечен Республикасы, Башкортстан, Краснодар крае, шулай ук Казахстаннан катнашучылар булган. Шулай ук йөзгә якын чиста инглиз токымлы ат катнашкан.

Ярышларның мәртәбәле кунагы Россиянең Кок Бору һәм этноспорт берлеге вице-президенты, татар токымлы атларны торгызу үзәге җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин булды. Ул спортчыларны һәм кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде. «Мондый ярышлар Россиядә беркайда да мондый масштабта үткәрелми», - дип искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100