ТР мөфтие җитәкчелегендәге делегация – Сүриядә

Дәмәшк шәһәрендә, танылган мөселман галиме Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутыйның фаҗигале үлеменә ике ел тулу уңаеннан, конференция уздырыла

 (Казан, 30 март, “Татар-инфори”). 30-31 март көннәрендә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ТР МДН делегациясе Сүриягә эшлекле сәфәр кыла.

Дәмәшк шәһәрендә, танылган мөселман галиме Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутыйның фаҗигале үлеменә ике ел тулу уңаеннан, конференция уздырыла. Олуг шәхескә багышланган чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, мөгаллим Рөстәм Нургалиев катнаша. Татарстан дин әһелләре белән бергә, шулай ук, Мәскәү һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов сәфәр кыла.

ТРМДН матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматта, сәфәр кысаларында Татарстан мөфтиенең, конференция эшендә катнашудан тыш, танылган мөселман галимнәре белән аерым очрашулары билгеләнлеге әйтелә.