news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстанда 16 яңа мәчет ачылды

Иң мөһим вакыйгаларның берсе - төзекләндерүдән соң Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында урнашкан, 1769 елда төзелгән борынгы таш мәчетнең ачылуы.

2020 елда Татарстанда 16 яңа мәчет ачылды
http://dumrt.ru/

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 2020 ел дәвамында Татарстанда барлыгы 16 яңа мәчет ачылды. Иман йортлары республиканың Тукай, Арча, Алексеевск, Баулы, Саба, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Буа, Әлки һәм Питрәч районнарында булдырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Шулар арасында Чаллының high-tech стилендәге беренче «Чаллы Яр» мәчете дә бар. Бу объект башка мәчетләрдән гадәти булмаган архитектур корылышы белән аерылып тора — бинаның тышкы ягын һәм интерьерын бизәүдә high-tech стилендәге элементлар кулланылган. Яңа мәчет шәһәрнең Орловка боҗрасы янында яшәүче кешеләр һәм юлчылар өчен хезмәт итәчәк, чөнки ул юл буенда урнашкан.

«Чаллы Яр» мәчете физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән, биредә алар өчен аерым тәһарәтханә дә бар. Мәчетнең гомуми мәйданы 450 кв.метр тәшкил итә, ул берничә уку сыйныфын һәм чаралар үткәрү өчен аерым залны да үз эченә ала. Мәчет 200дән артык кешене сыйдыра ала.

Изге Рамазан аенда битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән Ютазы районы Иске Каразирек авылында янган мәчет бинасы кабаттан төзекләндерелде. Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелде. Бу материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирде. 2002 елда төзелгән агач бина тулысынча диярлек янып бетте. Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып калды. Хәзер мәчет янәдән ике авыл халкы өчен хезмәт итә.

2020 елда төзекләндерүдән соң Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында урнашкан, 1769 елда төзелгән борынгы таш мәчет тантаналы рәвештә ачылды. Әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән беренче таш мәчет Ибраһим бин Йосыф морза акчасына салынган. Мәчет «Петербург бароккосы» стилендә корылган.

Моннан тыш, шулай ук Алабугада «Ихсан» урта гомуми белем бирү мәктәбе ачылышы мөһим вакыйга булды. Бу хосусый белем бирү учреждениесен Татарстан мөфтияте гамәлгә куйды, әлеге мәктәп 50 балага исәпләнгән. Әлеге белем бирү йорты уку процессында әхлакый-тәрбияви юнәлешкә өстенлек бирә. Шулай итеп, биредә укучылар, урта белем алудан тыш, татар телендә өстәмә белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында әхлак һәм тәрбия дәресләренә йөриләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100