news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе сатуга чыкты

Россиядә эшләүче мөселман дин әһелләре исә бу хезмәт белән Махачкалада 7 декабрьдә таныша алачак.

Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе сатуга чыкты
dumrt.ru

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Уфада «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең V Еллык утырышы мәйданчыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим иткән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы — Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе сатуга чыкты. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзер китапны «Хозур» нәшрият йортының түбәндәге адреслар буенча урнашкан фирма кибетләреннән сорый ала:

  • Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 36 йорт;
  • Казан шәһәре, Газовая урамы, 14 йорт;
  • www.huzurshop.ru интернет-кибетендә;
  • яки +79033054543 белешмә телефоны буенча.

Татар телендәгесе белән беррәттән, рус телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде.

Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр — хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

Татарстан мөфтие нәзарәт әзерләп бастырган мәгънәви тәрҗемәдәге төп үзенчәлекләрне гамәлдә йөргән башка тәрҗемәләр белән чагыштырып аңлатып бирде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100