Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чечняда яңа туган баласына Пәйгамбәр хөрмәтенә исем кушучыларга 100 мең сум бирәләр
29 октябрьдә дөньяга килгән һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр, аның гаилә әгъзалары, хатыннары һәм көрәштәшләре исеме кушылган балаларны төбәк иҗтимагый фонды бүләкли.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Чечня Республикасында 29 октябрьдә туган баласына Мөхәммәд Пәйгамбәр яки аның гаилә әгъзалары һәм көрәштәшләре хөрмәтенә исем кушкан ата-аналарга төбәк иҗтимагый фондыннан 100 мең сум акча биреләчәк. Республика мәгълүмат һәм матбугат министры Әхмәт Дудаев Инстаграм социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шулай дип белдергән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
«Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров инициативасы белән Әхмәт Кадыйров исемендәге төбәк иҗтимагый фонды яраткан Пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан тиңдәшсез акция үткәрә. Әлеге акция кысаларында бүген төнге 12дән иртәгә төнге 12гә кадәр республикада дөньяга килгән һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.), аның гаилә әгъзалары, хатыннары һәм көрәштәшләре исеме кушылган барлык сабыйлар фондтан йөзәр мең сум күләмендә акча алачак», — дигән Дудаев.
Инстаграмдагы видео кадрларында ул яңа туган сабыйларга кушарга мөмкин булган исемнәрне атый.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от «ЧЕЧНЯ СЕГОДНЯ» (@chechnyatoday_95)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз