news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районының Пановка авылында ике ел эчендә төзелгән «Хәлил» мәчете ачыла

Ул авыл мөселманнары өчен генә түгел, башка торак пунктлардагы дин тотучылар өчен дә гыйбадәт кылу урыны булачак.

Питрәч районының Пановка авылында ике ел эчендә төзелгән «Хәлил» мәчете ачыла

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 2 октябрьдә Татарстанның Питрәч районы Пановка авылында «Хәлил» мәчетен ачу тантанасы була. Аны төзү эшләре 2018 елда башланган иде. Бу хакта «Пановка авыл җирлеге муниципаль берәмлеген үстерүгә ярдәм күрсәтү» фондыннан хәбәр иттеләр.

Инде күп еллар дәвамында авылны төзекләндерү белән шөгыльләнә торган фонд иман йортын сафка бастыру инициативасы белән чыккан.

Мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һәм башка мактаулы кунаклар катнашачак.

«Хәлил» мәчете авыл мөселманнары өчен генә түгел, башка торак пунктлардагы дин тотучылар өчен дә гыйбадәт кылу урыны булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100