news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие татар телен саклау мәсьәләләре комиссиясе составына керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турындагы указны имзалады.

Татарстан мөфтие татар телен саклау мәсьәләләре комиссиясе составына керде

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия составына керде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия агымдагы елның июлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән оештырылды», — диелә хәбәрдә.

ТР мөфтие карары белән татар телен һәм татар милли үзенчәлеген саклап калу мөфтиятнең өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора.

ТР Диния нәзарәте татар теле курслары, балалар, яшьләр өчен һәм иҗтимагый һәм дини чаралар уздыра, татар телендә консультацияләр бирә һәм халыкка хезмәт күрсәтә, туган телне саклау темасына вәгазьләр укыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot