news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсе Новоузенск районында күптән көтелгән мәчет төзелеп бетә

Мәчетне яңа уку елына кадәр ачарга карар кылганнар.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе Новоузенск районының Куриловка авылында мәчет төзү һәм аның территориясен төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.

Новоузенск районы имамы Җамаледин хәзрәт Дәүләтов сөйләвенчә, узган җомга җыелышында Куриловка авылы халкы мәчетне яңа уку елына кадәр ачарга карар кылган. Чара Идел буе Болгары халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган, дип хәбәр ителә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында.

Куриловка халкына ярдәм итү өчен Саратов һәм Энгельс, Питер, Краснокут һәм Александровка-Гай районнарыннан җыелганнар. Ял көнендә алар дин йорты ишегалдына брусчатка җәеп, территорияне төзекләндерүдә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәткән.

Исегезгә төшерәбез, Куриловкада мәчет төзелеше 2009 елда башланган иде. Хәзерге вакытта бинаның эчке бизәкләү эшләре башкарылган инде. 200 кеше сыйдыра ала торган мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар намаз уку заллары,  юыну бүлмәләре бар.

Меценатлар, җирле халык акчасына мөселман гыйбадәтханәсе төзелеше Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән алып барыла.

Новоузенск районы имамы Җамалетдин хәзрәт Дәүләтов Куриловка авылы мәчетен төзүдә катнашкан барлык   кешеләргә рәхмәт белдерә.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100